Ел саен 15 мартта дөньяда кулланучылар хокукларын яклау көне билгеләп үтелә. Без барыбыз да товарлар һәм хезмәтләр кулланучылар ролендә күп тапкырлар булдык, чөнки без көн саен товарлар сатып алабыз, транспортта йөрибез, коммуналь, медицина һәм башка хезмәтләрдән файдаланабыз. Әмма безнең хокукларыбыз еш кына бозыла, ә аларны яклар өчен үз хокукларыбызны белергә кирәк.
2023 елның 15 мартында уку залында «Хокукый белемнәр көне» узды, аның кунагы Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны координацияләүне үстерү бүлеге башлыгы Ләйсән Абдуллина булды. Чарада китапханәнең актив укучылары, алар арасында өлкән буын кешеләре һәм китапханә системасы хезмәткәрләре катнашты.
Чара Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең бурычлары һәм функцияләре, кулланучылар хәрәкәте тарихы һәм кулланучылар хокукларын яклау көненең килеп чыгышы белән танышудан башланды. Сатып алучыларны алданудан саклану ысуллары, сәүдә оешмаларында сатып алучыларның хокукый хәле кебек темалар күтәрелде, сыйфатсыз һәм тиешле сыйфатлы товарларны кайтару тәртибе, хезмәт күрсәтү өлкәсендәге хокуклар, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясендә уздырылган дегустация нәтиҗәләре, финанс грамоталылыгы һ. б. турында аңлатмалар бирелде.
Тыңлаучылар әңгәмәдә актив катнаштылар, үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр, шәхси тәҗрибәләреннән мисаллар сөйләделәр. Чарада катнашучылар өчен индивидуаль консультацияләр үткәрелде.
Китапханәдә китап күргәзмәсе оештырылды, анда хокуклар, шул исәптән Кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча мәгълүмати материаллар тәкъдим ителде. Чарада катнашучылар арасында законнарны белү буенча анкета үткәрелде.
Очрашу бай һәм кызыклы булды. Барлык катнашучылар да чара барышында алган зур белем багажы өчен территориаль орган хезмәткәренә рәхмәт белдерделәр, һәм һәркем үзе белән белем генә түгел, кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә төрле тематикалы буклетлар һәм «Татарстан кулланучысы хәбәрләре» газетасын алып китте.