Студентлар өчен семинар үткәрелде

2023 елның 16 марты, пәнҗешәмбе

Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне кысаларында, 2023 елның 15 мартында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре Казан кооператив институты студентлары өчен семинар үткәрделәр.

Кулланучылар хокукларын яклау буенча бүгенге көнгә актуаль темалар каралды. Көн саен сатып алу, теге яки бу хезмәтләрне алу буенча – без барыбыз да кулланучылар. Цифрлы технологияләр үсеше яктысында дистанцион сатып алу-сату ысуллары популярлаша бара, шуңа күрә товарның сыйфатын, аның рекламада яки җитештерүче (сатучы) сайтында игълан ителгәнгә туры килүен һәрвакытта да тикшереп булмый.

Чара барышында Кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнар укучыларның игътибарына практик яктан һәм аларның үз хокукларын һәм якыннарының хокукларын яклауга кызыксыну күрсәтү максатында тәкъдим ителә. Тормыштан мисаллар китерелде.

Шулай ук алкогольле продукцияне кертү үзенчәлекләре һәм тәртибе мәсьәләләре, БДАМС системасында исәп-хисап һәм «Этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерүне һәм әйләнешен дәүләти җайга салу һәм алкогольле продукцияне куллануны (эчүне) чикләү турында» 171-ФЗ номерлы Федераль закон каралды. Семинар кысаларында Россия Федерациясе законнарын бозулар һәм килеп туган конфликтлы ситуацияләрне җайга салу ысуллары каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International