КФҮгә килгән кулланучылар өчен консультация өстәле оештырылды

2023 елның 16 марты, пәнҗешәмбе

Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көненә багышланган чаралар кысаларында Азнакай районы КФҮ ДБУ филиалы бинасында кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча килүчеләр өчен консультация өстәле оештырылды. Чараны Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы контроль-инспекция бүлегенең өлкән белгече Лилия Мурзина һәм Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор Идарәсенең баш белгеч-эксперты Розалия Хәсәншина үткәрде.

Халыкара кулланучылар оешмасы 2023 елның 15 мартында Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне «Экологик чиста энергия һәм продукция куллануга күчү аша кулланучыларның хокукларын һәм мөмкинлекләрен киңәйтү» девизы астында узачагын игълан итте. Бу көнне кулланучылар хәрәкәте бөтен дөнья кулланучылары алдында торган актуаль проблемага игътибарны җәлеп итү өчен берләшә.

Чара барышында гражданнар үз сорауларына җавап алдылар. Кулланучылар өчен уңайлы урында кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә төрле тематикалы буклетлар урнаштырылган иде һәм алар катнашучыларга таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International