2023 елның 15 мартында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы башлыгы Булат Кадыйров һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы контроль-инспекция бүлеге консультанты Рөстәм Фәрхуллин Саба муниципаль районы Арташ авыл җирлеге башлыгы Алмаз Агләмҗанов катнашында халыкка консультация ярдәме күрсәтү мәсьәләләре буенча гражданнарны күчмә кабул иттеләр, «Кулланучылар хокукларын яклау турында закон»га кагылышлы сораулар каралды. Әлеге күчмә кабул итүнең төп максаты - гражданнар мөрәҗәгатьләренә оператив җавап бирү һәм авыл җирлеге территориясендә өстенлек итүче иң проблемалы мәсьәләләрне ачыклау. Катнашучыларга Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге нормалар һәм кагыйдәләр аңлатылды, Кулланучылар хокукларын яклау турында законнар булдыру тарихы, финанс грамоталылыгы турында сөйләделәр. Чара барышында сөйләшү темасына кагылышлы буклетлар, «Татарстан кулланучысы хәбәрләре» газетасы таратылды. Шулай ук Арташ һәм Зур Арташ авылындагы кибет сатучылары белән ике семинар үткәрелде.