Хезмәткәрләрне әзерләү

2023 елның 16 марты, пәнҗешәмбе

16.03.2023 көнне Казан территориаль органы хезмәткәрләре өчен чираттагы хезмәт әзерлеге дәресе үткәрелде.

Хезмәт әзерлеге - хезмәткәрләрдә һөнәри әһәмиятле һәм әхлакый-ихтыяр сыйфатларын формалаштыруга, шулай ук алар тарафыннан яңа белем һәм күнекмәләр алуга, аларның шәхси сыйфатларын үстерүгә юнәлдерелгән чараларның берсе.

Чираттагы дәреснең тематикасы - «Татарстан Республикасы халыкларының традицияләре һәм бәйрәмнәре». Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, агымдагы ел республикада милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы дип игълан ителде.

Дәрестә милли мәдәниятләрне һәм традицияләрне саклауны җайга салучы норматив-хокукый актлар күтәрелде, шулай ук төрле республика бәйрәмнәре һәм гореф – гадәтләре турында сөйләнелде: традицион – борынгы заманнардан ук барлыкка килгән, дини һәм халыкара-республикада гына билгеләп үтелми торган  башка бәйрәмнәр дә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International