Һәр кулланучы, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе һәм ТР буенча Роспотребнадзор Идарәсе белгечләренә мөрәҗәгать итсә, үз хокукларын яклый ала.
Кулланучылар хокукларын яклау көне 1983 елдан башлап ел саен 15 мартта үткәрелә. Ел саен бу көннең үз темасы бар. Быел ул экологик чиста энергиягә күчү аша кулланучыларның хокукларын һәм мөмкинлекләрен киңәйтүгә багышлана. Кулланучылар хокукларын яклау көне кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Ирина Ершова, Роспотребнадзорның беренче разрядлы өлкән белгече Гүзәл Исмәгыйлова һәм район башкарма комитетының бухгалтерлык хисабы һәм хисап бүлеге әйдәп баручы белгече Лиана Мельникова һәм «Сельская новь» газетасы журналисты белән берлектә ТР Аксубай муниципаль районы сәүдә нокталарына рейдлар ясадылар.
Азык – төлек кибетләрендә сатып алучылар белән очрашу көнүзәк темага - сыйфатлы продукция сатып алуга багышлана.
- Товар этикеткаларында биологик, экологик, органик җитештерү билгеләрен күргәндә, маркировканы раслау өчен сатучылардан әлеге продукциягә сертификат таләп итегез, - дип тәкъдим итте сатып алучыларга Гүзәл Исмәгыйлова.
Мондый продуктлар сәламәт туклану өчен билгеләнгән һәм аларның бәясе югарырак, әмма җитештерүчеләр товарның сыйфатын күрсәтүдә һәрвакытта да намуслы булмый.
Рейдта катнашучылар хуҗалык кибетләрендә дә булдылар, гражданнарга аларның хокуклары һәм бу хокукларны яклау механизмы турында хәбәр иттеләр, тематик буклетлар тараттылар.
Гүзәл Исмәгыйлова һәм Ирина Ершова бу көнне Күпфункцияле үзәктә булдылар, район халкы белән очраштылар, аларның куллану хокукларын яклау мәсьәләләре буенча консультацияләр бирделәр.