Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көненә багышланган чараларны дәвам итеп, 2023 елның 16 мартында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы башлыгы Марина Егорова, Казан шәһәре Совет районының «Советлар Союзы Герое С.А. Әхтәмов исемендәге 121 нче Лицей» МАОУның педагогик составы белән берлектә (178 нче Мәгариф үзәге) 9 нчы һәм 10 нчы сыйныф укучылары белән семинар үткәрде.
Бүгенге көндә товарларны дистанцион ысул белән сатуда кулланучылар хокукларын яклау, шулай ук Кулланучылар хокукларын яклау буенча еллык Олимпиадага әзерлек буенча актуаль темалар каралды.
Көн саен сатып алу яки теге яки бу хезмәтне алу буенча – без барыбыз да кулланучылар булып торабыз. Цифрлы технологияләр үсеше кысаларында дистанцион сатып алу-сату ысуллары популярлаша бара, шуңа күрә товарның сыйфатын, аның рекламада яки җитештерүче (сатучы) сайтында игълан ителгәнгә туры килүен һәрвакытта да тикшереп булмый. Иртәгә бүгенге мәктәп укучыларына моның белән очрашырга туры киләчәк.
Гражданнарның хокукый хәбәрдарлыгы - җитештерүче (сатучы) үз өстенә алган йөкләмәләрнең үтәлешен контрольдә тотуның төп механизмы.
Чара барышында тормыштан мисаллар китерелде, анда укучылар фикер йөрттеләр: бу очракта кем кулланучы, әлеге очрак кулланучылар хокукларын яклауны регламентташтыручы законга эләгәме һәм барлыкка килгән ситуациядән ничек чыгарга мөмкин.
Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 31.12.2020 елның 2463 номерлы карары белән расланган ваклап сату-алу килешүе буенча дистанцион сату ысулы белән товарлар сату кагыйдәләренең 12-27 пунктлары җентекләп тикшерелде.
Алынган белемнәр сыйфатсыз продукция (хезмәтләр) сатып алган очракта үз хокукларын якларга, РФ «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы Законының хокукый нормаларын гамәлдә кулланырга ярдәм итә, бу ахыр чиктә җәмгыятьтә куллану культурасының үсешенә ярдәм итәчәк.
Шулай ук укучыларның олимпиадада катнашу мәсьәләсе дә күтәрелде, аның бәхәссез уңай яклары бар: тәҗрибә һәм белем туплау, дөньякүләм күзаллауны киңәйтү. Икенчедән, җиңгәндә дә, җиңелгәндә дә бала күп хисләр кичерә һәм аларны аңларга һәм алар белән көрәшергә өйрәнә.
Укучыларга хәзер үк олимпиадага әзерләнә башларга киңәш ителә – норматив-хокукый документларны өйрәнү өчен вакыт табарга - бу Россия Федерациясенең Гражданлык кодексы, Россия Федерациясенең «Кулланучылар хокукларын яклау турында» гы Законы һәм башкалар.
Мөстәкыйль әзерлек укучыларга олимпиада биремнәрен үтәргә мөмкинлек бирәчәк, ә иң мөһиме, кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә алынган белемнәрне алар практикада куллана алачак.