Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көненә багышланган чараларны дәвам итеп, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре «Чаллы» сәүдә үзәге янында «Грамоталы кулланучы» акциясен үткәрделәр. Чараны уздыруның максаты - Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне турында мәгълүмат бирү һәм шәһәр халкының куллану белемен арттыру. Микрорайонда яшәүчеләргә һәм сәүдә үзәгенә килүчеләргә рус һәм татар телләрендә кулланучылар мөнәсәбәтләре өлкәсендәге актуаль темаларга мәгълүмати белешмәләр таратылды: «Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклау системасының барлыкка килү тарихы», «Кулланучының тиешле сыйфатлы товарны алмаштыру һәм кире кайтару хокукы», «Дәгъваны ничек дөрес төзергә», «Кулланучы таләпләрен канәгатьләндерү сроклары», «Татарстан Республикасы Кулланучылар хокукларын яклау системасының барлыкка килү тарихы», «Кулланучылар кредитлары» һ.б., шулай ук «Татарстан кулланучысы хәбәрләре» газетасының соңгы чыгарылышы тәкъдим ителде. Шәһәр халкы һәм кунаклары куллану базары өлкәсенә кагылышлы сорауларга квалификацияле җаваплар алу мөмкинлеге алды һәм Яр Чаллы территориаль органының Кайнар линиясе эше турында мәгълүмат алды.