16 мартта Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре Татарстан Республикасы Роспотребнадзор вәкилләре белән берлектә Тукай муниципаль районының күп функцияле үзәгендә профилактик чара үткәрделәр.
Чара барышында күпфункцияле үзәккә килүчеләр һәм хезмәткәрләргә Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне һәм аның быелгы девизы турында хәбәр иттеләр: «Экологик чиста энергиягә күчү аша кулланучыларның хокукларын һәм мөмкинлекләрен киңәйтү». Куллану гадәтләрен үзгәртү һәм экологик чиста товарлар һәм хезмәтләр сайлау кирәклеге турында сөйләштеләр.
Шулай ук белгечләр сыйфатсыз товарны сату һәм сатып алу очрагында төп хокукларны һәм бурычларны аңлаттылар, проблемалы ситуацияләрне судка кадәрге тәртиптә хәл итү вариантларын һәм юлларын тәкъдим иттеләр. Күпфункцияле үзәккә килүчеләрнең һәрберсе кулланучылар базары өлкәсенә кагылышлы сорауларга белгечләрнең квалификацияле җавапларын һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе тарафыннан эшләнгән төрле тематикалы буклетлар алды.