Кизү тору барышында КФҮдә консультация өстәле оештырылды

2023 елның 17 марты, җомга

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы һәм ТР буенча Роспотребнадзор ҖЧҖ хезмәткәрләре тарафыннан Нурлат КФҮдә чара үткәрелде.

Әлеге чара Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көненә багышлана, ул ел саен 15 мартта билгеләп үтелә.

Чара кысаларында Кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча бушлай консультация ярдәме күрсәтелде. Кулланучыларга дәгъва белдерү ысуллары һәм тәртибе, конфликтлы ситуацияләрне караганда якларның хокуклары һәм бурычлары, сыйфатсыз күрсәтелгән хезмәтләр белән проблемаларны хәл итү юллары, сыйфатлы һәм сыйфатсыз товарларны кайтару һәм алмашу тәртибе аңлатылды.

Барлык катнашучыларга кулланучылар мөнәсәбәтләре өлкәсендә актуаль темаларга мәгълүмати буклетлар таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International