2023 елның 15 мартында Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көнендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы Ләйсән Абдуллина «Арча-информ» радиосында туры эфирда кунакта булды.
Эфир вакытында радио алып баручысы Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көненең барлыкка килү тарихына, территориаль органга керүче мөрәҗәгатьләргә, кулланучылар хокукларын яклау көненең тематикасына, кимчелекләр ачыкланган очракта кулланучының гамәлләре алгоритмына, билгеләнгән планнарга һәм үткәрелгән чараларга кагылышлы сораулар бирде. Территориаль орган практикасыннан очраклар яңгырады.
Тыңлаучылар өчен радиоэфирда кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарны белү мәсьәләләре буенча викторина уздырылды. Барлык сорауларга җавап биргән җиңүчегә «Кулланучылар хокукларын яклау комплекслы системасын үстерү» подпрограммасы логотибы белән флешка, документлар үрнәкләре белән «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законы тапшырылды.
«Арча-информ» радиосы җиңүчесе һәм радио алып баручысы Гөлнара Ситдыйкова Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенә истәлекле бүләкләре өчен, ә эфир кунагына кызыклы һәм танып белүгә бай булган радиоэфиры өчен рәхмәт белдерделәр.