Өлкән яшьтәгеләр өчен Бөгелмә шәһәренең «Радуга» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә чара үткәрделәр

2023 елның 17 марты, җомга

2023 елның 16 мартында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Л. В. Степанова, Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор Идарәсе территориаль бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Э. Р. Хәсәнова белән берлектә Бөгелмә муниципаль районында «Радуга» «халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге» социаль хезмәт күрсәтү дәүләт автоном учреждениесендә Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көненә багышланган очрашу узды.

Әлеге чаралар җәмгыятьтә тулы канлы тормышка тулырак яраклашуга ирешү, кулланучылар үзләре өчен товарларны (эшләрне, хезмәтләрне) аңлы рәвештә сайлый һәм үз хокукларын белә алсын өчен үз көчләренә ышаныч бирү максатыннан үткәрелә.

Өлкән буын кулланучылары белән очрашуларда алдауның популяр ысулларына басым ясала (кредит килешүе төзү максатларында намуссыз медицина һәм косметология оешмалары тарафыннан офиска тарту, өйдә көнкүреш техникасын артык кыйммәт бәядән ремонтлау һ.б.), финанс грамоталылыгы темалары, килешүләрнең яшерен шартлары һәм хезмәт күрсәтү белән бәйле хәйләләр тикшерелде.

Очрашуда катнашучыларга бәйрәм тарихы турында сөйләделәр, кулланучыларның хокуклары аңлатылды, аларның хокукларын яклау буенча  сорауларына җаваплар бирелде, буклетлар таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International