Кайбыч муниципаль районының Борындык авыл җирлегендә гражданнарны кабул иттеләр

2023 елның 17 марты, җомга

Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне кысаларында, 2023 елның 15 мартында Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районының Борындык авыл җирлегендә кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча гражданнарны күчмә кабул итү оештырылды һәм үткәрелде. Кабул итүне Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы Алсу Хөснетдинова үткәрде. Чарада авыл халкы һәм авыл җирлеге хезмәткәрләре катнашты.

Халыкны төрле сораулар борчый, шул исәптән көнкүреш билгеләнешендәге техник яктан катлаулы товарларда, аяк киеме, мебель һ.б. җитешсезлекләр туганда үз хокукларын яклау турында. Барлык сорауларга гражданнар кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге закон нигезендә бозылган хокукларны гамәлгә ашыру тәртибе турында җентекле җаваплар һәм аңлатмалар алды. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең «Кулланучылар хокукларын яклау» Интернет-сайты булуы турында искәртелде, анда дәгъва үрнәкләрен һәм күп файдалы һәм кирәкле мәгълүматны табарга мөмкин. «Халык контроле» Татарстан Республикасы дәүләт мәгълүмат системасы аша гражданнарның мөрәҗәгатьләрен урнаштыру мөмкинлеге турында сораулар күтәрелде.

Чарада катнашучыларга Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә мәгълүмати белешмәлекләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International