Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне тәмамланганда

2023 елның 17 марты, җомга

16 мартта Минзәлә шәһәрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре шәһәр халкын бөтен дөньяда уза торган «Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне» бәйрәме турында хәбәр итү, халыкның кулланучылар белемен арттыру һәм Яр Чаллы территориаль органы эше турында гражданнарга хәбәр итү максатыннан кулланучылар белән очраштылар. Акция Минзәлә шәһәренең «Чаллы икмәге», «Магнит», «Пятерочка» азык-төлек кибетләре территориясендә узды. Шәһәр халкына һәм кунакларына төрле темаларга буклетлар тәкъдим ителде:

- "Кулланучы таләпләрен канәгатьләндерү вакыты»;

- "Дәгъваны ничек дөрес төзергә”;

- "Банк карталарыннан акча урлауда алдакчылардан үзеңне ничек сакларга”;

- "Алыштырырга ярамаган тиешле сыйфатлы азык-төлек булмаган товарларсемлеге”.

Әңгәмә барышында белгечләр сатып алучыларның түбәндәге сорауларына җавап бирделәр:

- Аяк киеме ремонтлау хезмәтләренә заказ биргәндә кулланучы хокуклары бозылса, нәрсә эшләргә?;

- Сыйфатсыз азык-төлек товарлары сатып алынса, нәрсә эшләргә?;

- Зурлыгы буенча туры килмәгән күлмәкне кайчан кайтарып була?;

- Дарулар һәм сыйфатсыз азык-төлек кире кайтарылырга һәм алыштырылырга тиешме, аларны кире кайтарырга мөмкинме?

Акциядә катнашучыларның һәрберсе белгечләрдән квалификацияле җаваплар алды, һәр катнашучы Яр Чаллы территориаль органының Кайнар линиясе эше турында (88552) 71-43-03 хәбәрдар булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International