Данаур авыл җирлеге халкы белән очрашу узды

2023 елның 21 марты, сишәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы башлыгы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге консультанты катнашында, Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районы Данауровка авыл җирлеге башкарма комитеты бинасында Данауровка һәм Галактионово авыллары халкы белән очрашу уздырды. Чараның максаты - кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарны аңлату. Шул ук урында авыл җирлеге башкарма комитеты белгечләре өчен семинар-уку үткәрелде.

Чара башында территориаль орган башлыгы катнашучыларга ел саен 15 мартта бөтен дөнья җәмәгатьчелеге Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көнен билгеләп үтә дигән мәгълүмат җиткерде. Кыскача Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең 2022 елда республика кулланучылар базарындагы эшчәнлеге турында сөйләде.

Авыл җирлеге халкы белән очрашуда кулланучылар хокукларын яклау өлкәсенә кагылышлы берничә мәсьәлә каралды. Мәсәлән, техник яктан катлаулы сыйфатсыз товар сатып алу ситуациясендә кулланучының хокукларын аңлаттылар, сатучының озак файдаланудагы товарны гарантияле ремонтлау вакытында кулланучыга алмаш товар бирмәгән ситуациясен карадылар, шулай ук куелган тәрәзәләрдә җитешсезлекләр тапкан кулланучыга киңәшләр бирделәр.

Гражданнарны кабул итү барышында Кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре белән беррәттән Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе компетенциясенә кагылышлы башка мәсьәләләр дә каралды.

Семинар-уку вакытында Башкарма комитет хезмәткәрләре белән кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнардагы үзгәрешләрне карадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International