Азнакай шәһәренең «4 номерлы Лицей» МББУ укучылары өчен лекция укыдык

2023 елның 21 марты, сишәмбе

Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көненә багышланган чаралар кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы контроль-инспекция бүлегенең 2 разрядлы өлкән белгече Лилия Мурзина Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор Идарәсе территориаль бүлегенең Бөгелмә, Азнакай, Баулы районнарында баш белгече-эксперты Розалия Хәсәншина белән берлектә Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районының «Азнакай шәһәре 4нче лицеенда» булдылар.

Чара барышында укучыларны Кулланучылар хокукларын яклау турындагы закон нигезләре, шул исәптән аны куллануның гамәли аспектлары белән таныштырдылар. Техник яктан катлаулы товарлар, тиешле сыйфатлы һәм тиешле булмаган сыйфатлы товарлар сатып алганда кулланучылар хокукларын яклауның актуаль мәсьәләләрен, җәмәгать туклануы хезмәтләре күрсәтү, финанс хезмәтләре күрсәтү өлкәсендә кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләрен, товарларны дистанцион сату ысулын һ.б. тикшерделәр.

Укучыларга «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 1992 елның 7 февралендәге 2300-1 номерлы РФ Законының төп төшенчәләре һәм статьялары, РФ Хөкүмәтенең 31.12.2020 елгы 2463 номерлы карары аңлатылды, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе үткәргән олимпиадаларның нәтиҗәләре турында сөйләделәр.

Чара ахырында укучыларга мөстәкыйль өйрәнү өчен Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе тарафыннан нәшер ителгән белешмәлекләр, «Татарстан кулланучысы хәбәрләре» газетасы һәм «Кулланучылар хокукларын яклау» олимпиадасында катнашучыларның эссе җыентыклары таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International