Яр Чаллы шәһәренең күпфункцияле үзәгендә күчмә консультация үткәрделәр

2023 елның 22 марты, чәршәмбе

2023 елның 21 мартында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре, Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе территориаль бүлеге белгечләре һәм шәһәр Башкарма комитетының Икътисадый үсеш һәм эшкуарлыкка ярдәм итү идарәсе вәкилләре белән берлектә, Яр Чаллы шәһәренең күпфункцияле үзәгендә Кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча гражданнарга күчмә консультацияләр бирделәр.

Белгечләргә консультация сорап шәһәрнең 14 кешесе мөрәҗәгать итте. Шәһәрлеләрне түбәндәге мәсьәләләр кызыксындырды: сыйфатсыз товарлар сату һәм сатып алу, экспертиза үткәрү вакыты, дару препаратларын алмаштыру һәм кире кайтару, сыйфатсыз торак-коммуналь хезмәтләре күрсәтү һ.б. Белгечләр проблемалы ситуацияләрне судка кадәрге тәртиптә хәл итү вариантларын һәм юлларын тәкъдим иттеләр.

Күп функцияле үзәккә килүчеләрнең һәрберсе кулланучылар базары өлкәсенә кагылышлы сорауларга белгечләрнең квалификацияле җавапларын ишетү мөмкинлеге алды. Барлык катнашучылар да Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе тарафыннан эшләнгән төрле тематикалы кулланучы өчен белешмәлекләр һәм Яр Чаллы территориаль органының кайнар линиясе эше турында мәгълүмат алдылар. Әлеге чара даими рәвештә үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International