Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре шәхси эшмәкәр Г.В. Гарипова (Арча районы) сәүдә объекты хезмәткәрләре өчен кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча укыту семинары үткәрде.
Чара кулланучыларга хезмәт күрсәтү сыйфатын яхшырту максатыннан уздырылды. Сатучыларга Россия Федерациясенең 07.02.1992 елның 2300-1 номерлы «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы Законының төп нигезләмәләре, 31.12.2020 елның 2463 номерлы ваклап сату-алу килешүе буенча товарлар сату кагыйдәләре, шулай ук закон бозган очракта җаваплылык чаралары җиткерелде. Шулай ук сатыла торган товарларның сыйфаты һәм сатыла торган продукциянең яраклылык вакыты, сатыла торган товарларга бәяләрне дөрес рәсмиләштерү һәм кулланучы өчен мәгълүмат булу мәсьәләләре аңлатылды. Мәгълүмат стендында кирәкле документлар булу, сатыла торган азык-төлек товарларына бәяләрне дөрес рәсмиләштерү һәм урнаштыру буенча консультацияләр бирелде.
Чара кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә гамәлдәге законнарны аңлаткан брошюралар һәм буклетлар рәвешендә мәгълүмати белешмәлекләр тарату белән үрелеп барды.