Кулланучыларга консультацияләр биреп күчмә чара уздырдык

2023 елның 22 марты, чәршәмбе

Халыкның хокукый белемен арттыру һәм кулланучылар базарында хокук бозуларны кисәтү максатыннан күчмә чара уздырылды. Әлеге чарада Татарстан Республикасы Арча территориаль Дәүләт алкоголь инспекциясе белгечләре һәм Әтнә районы КФҮ ДБУ филиалына килүчеләр катнашты.

Авыл халкын түбәндәге мәсьәләләр кызыксындырды: сыйфатсыз товарлар сату һәм сатып алу, экспертиза үткәрү вакыты, дару препаратларын алмаштыру һәм кире кайтару һ.б. Белгечләр проблемалы ситуацияләрне судка кадәрге тәртиптә хәл итү вариантларын һәм юлларын тәкъдим иттеләр. Күп функцияле үзәккә килүчеләрнең һәрберсе кулланучылар базары өлкәсенә кагылышлы сорауларга белгечләрнең квалификацияле җавапларын ишетү мөмкинлеге алды.

Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә гражданнарны укыту кулланучыларга товарлар һәм хезмәтләр базарында үзләрен ышанычлырак хис итәргә, товарлар сатып алуга һәм хезмәтләр заказына җентекләбрәк һәм сакчылрак карарга мөмкинлек бирә, бәхәсле хәлләр килеп чыкканда гражданнарны «Кулланучылар хокукларын яклау турында» Россия Федерациясе Законы нигезләмәләрен мөстәкыйль куллануга этәрә.

Чара барышында гражданнарны товарларның куркынычсызлыгы, сыйфаты һәм файдалылыгы проблемаларын, шулай ук акыллы куллану принципларын яхшырак аңлау ягына юнәлдерделәр. Кулланучылар өчен уңайлы урында кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә төрле тематикалы буклетлар урнаштырылды һәм территориаль орган визиткалары таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International