Кулланучылар хокукларын яклау турындагы закон нигезләрен өйрәнү, укучыларның хокукый культурасын формалаштыру максатларында Әлмәт территориаль органы начальнигы Миләүшә Михеева һәм эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге консультанты Венера Шәрәфетдинова Әлмәт сәүдә-икътисад техникумы студентлары өчен «Кулланучылар хокукларын яклау» темасына лекция укыдылар.
Территориаль орган хезмәткәрләре студентларны кулланучыларның хокуклары һәм бурычлары белән таныштырдылар, сыйфатсыз һәм сыйфатлы товарлар сатып алганда, шулай ук сыйфатсыз эшләр һәм хезмәтләр күрсәткәндә нинди таләпләр куярга мөмкин, кулланучыларның аерым таләпләрен канәгатьләндерү сроклары турында мәгълүмат бирделәр, чарада катнашучыларның тормышыннан конфликтлы хәлләр каралды.
Катнашучылар территориаль орган хезмәткәрләренең чыгышларын кызыксынып тыңладылар, үзләрен кызыксындырган сораулар бирделәр, аларга җентекле квалификацияле җаваплар алдылар. Чара тәмамлангач, кулланучылар хокукларын яклау буенча төрле темаларга белешмәлекләр һәм мәгълүмати материаллар тапшырылды.