«Биектау FM»да аудио репортажлар сериясе: «Кулланучылар хокукларын яклау» темасы

2023 елның 24 марты, җомга

«Биектау FM» радиосы 2012 елдан бирле тапшырулар алып бара. 100.2 FM ешлыгында район халкы иң мөһим яңалыклар, төрле чаралар һәм тантаналар репортажлары һәм башка көндәлек яңалыклар блоклары белән таныша ала. Шулай ук радио тыңлаучылар район һәм Татарстан Республикасы оешмалары һәм учреждениеләре җитәкчеләре белән атналык интервьюлар һәм төрле темаларга тапшырулар тыңлый ала.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы Марсель Шаһидуллин «Биектау FM» радиосында «Кулланучылар хокукларын яклау» темасына багышланган тапшыруда катнашты.

Биектау районында яшәүчеләрне түбәндәге сорауларга җаваплар кызыксындырды:

- Интернет-кибетләр аша сатып алынган бизәнү әйберләрен ничек кайтарырга?;

- Сыйфатлы юридик хезмәт күрсәтелмәгән очракта, кая мөрәҗәгать итәргә?;

- Кулланылмаган Бүләк Сертификаты өчен акчаны ничек кайтарырга?.

Кулланучылар базарында хокук бозуларны профилактикалау өлкәсендә нәтиҗәле хезмәттәшлек өчен «Биектау FM» җитәкчелеге һәм хезмәткәрләренә рәхмәт белдерәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International