Арча шәһәренең Өченче яшь университеты базасында Хокукый белемнәр мәктәбе тыңлаучылары белән очрашу уздырылды. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы Ләйсән Абдуллина Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе, аның функцияләре һәм бурычлары, кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарның төп нигезләмәләре турында сөйләде. Сатып алучыларны алдау ысуллары, сәүдә оешмаларында сатып алучыларның хокукый хәле кебек темалар күтәрелде, шулай ук сыйфатсыз һәм тиешле сыйфатлы товарларны кире кайтару тәртибе, хезмәт күрсәтү өлкәсендәге хокуклар, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясендә уздырылган дегустация нәтиҗәләре турында аңлатмалар бирелде.
Тыңлаучылар әңгәмәдә актив катнаштылар, үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр, шәхси тәҗрибәләреннән мисаллар сөйләделәр. Барлык катнашучыларга компетенция чикләрендә җаваплар бирелде. Шәхси консультацияләр үткәрелде.
Очрашу җылы атмосферада узды, тыңлаучылар уздырылган чарадан канәгать калдылар. Мәгълүмати-тарату материалы, мәгълүмати бюллетень, сәүдә кагыйдәләре тәкъдим ителде.