Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгече-эксперты Кадрия Галиева Баулы муниципаль районы Башкарма комитетының икътисад һәм территориаль үсеш бүлегенең әйдәп баручы белгече Галина Повольнова белән берлектә Баулы шәһәренең 7нче урта мәктәбендә «Кулланучылар хокукларын яклау» темасына викторина үткәрделәр.
Укулар башында белгечләр кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә гамәлдәге законнар һәм алган белемнәрне төрле ситуацияләрдә ничек кулланырга мөмкин булуы турында сөйләделәр. Махсус басым тиешле һәм тиешсез сыйфатлы товарларны кире кайтаруга, кулланучы таләпләрен канәгатьләндерү срокларына ясалды, бүгенге көндә товарларны дистанцион ысул белән сатуда кулланучылар хокукларын яклау буенча актуаль тема каралды.
Викторина вакытында балалар Кулланучылар белеме нигезләренә кагылышлы сорауларга бик теләп җавап бирделәр. Викторинаны куллану укучыларның танып белү кызыксынуын арттырырга ярдәм итә. Балалар процесска актив катнаштылар, тормыштан сораулар бирделәр.
Әлеге чаралар мәктәп укучыларына төрле тормыш ситуацияләрендә кулланучыга кирәкле белемнәрне сеңдерү, конкрет куллану ситуацияләрендә кулланучыларның төп хокуклары турында алган белемнәрне куллана белүне формалаштыру максатыннан үткәрелә.