Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре Чаллы шәһәренең «Сәфәр» сәүдә үзәгендә чираттагы кизү тору үткәрде.
Белгечләр «ЗооМир» хайваннар өчен товарлар һәм «1000 вак-төяк» хуҗалык товарлары сату буенча үз эшчәнлекләрен алып баручы эшмәкәрләр белән очраштылар.
Эшмәкәрләр белән кулланучыга экологик чиста товарлар һәм хезмәтләр тәкъдим итү, кулланучыны куллану гадәтләрен үзгәртү кирәклегенә җәлеп итү, энергетик чиста йортларны (җылыту); энергетик чиста транспортны (эко ягулык), экологик чиста азык-төлекне сайлау зарурлыгы турында сөйләштеләр. Практикада бу климат кризисын булдырмау юлында зур үзгәрешләргә китерәчәк.
Эшмәкәрләр белән 07.02.1992 елның 2300-1 номерлы РФ Законының 7,10,18,22,25 статьяларын тикшерделәр кулланучылар хокукларын яклау турында РФ Хөкүмәтенең 31.12.2020 елның 2463 номерлы карары өйрәнелде.
Һәрбер шәхси эшмәкәр төрле темаларга мәгълүмати белешмәлекләр, буклетлар алды: «Парфюмер-косметик продукцияне маркировкалау», «Ничек дөрес итеп дәгъва ясарга», «Хайваннар һәм үсемлекләр сату үзенчәлекләре», «Алыштырырга ярамаган тиешле сыйфатлы азык-төлек булмаган товарларсемлеге» һ. б.
Эшмәкәрләрнең барлык сорауларына белгечләр квалификацияле җаваплар бирде. Эшмәкәрләрне ЯрЧаллы территориаль органының «Кайнар линия» телефоны эше белән таныштырдылар: 71-43-03.