Студентлар өчен семинар үткәрдек

2023 елның 4 апреле, сишәмбе

Кулланучылар белемен арттыру максатларында, шулай ук «2014-2025 елларга Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү» ярдәмче программасын гамәлгә ашыру һәм студентлар арасында кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарны популярлаштыру, аларда грамоталы кулланучылар тәртибенең хокукый белемнәрен һәм практик күнекмәләрен формалаштыру кысаларында, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәре «Ачык бизнес һәм информатика колледжы» шәхси һөнәри белем бирү учреждениесенең 2 курс студентлары белән дәрес үткәрде.

Кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнар укучыларның игътибарына үз хокукларын һәм якыннарының хокукларын яклауга кызыксыну күрсәтү максатыннан практик яктан тәкъдим ителә. Тормыштан мисаллар китерелә, анда укучылар фикер йөртәләр: бу очракта кем кулланучы, бу очрак кулланучылар хокукларын яклауны регламентташтыручы законга эләгәме һәм барлыкка килгән ситуациядән ничек чыгарга мөмкин.

Студентларны товарларны дистанцион ысул белән сатуда кулланучылар хокуклары кызыксындыра. Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 31.12.2020 елның 2463 номерлы карары белән расланган ваклап сату-алу килешүе буенча товарларны дистанцион ысул белән сату кагыйдәләрен карадылар.

РФ «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы законы һәркем өчен кирәк булганда файдалана алырлык өстәл китабы булырга тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International