Усад авыл җирлегендә кулланучылар белемен арттыруга юнәлдерелгән чаралар үткәрү турында

2023 елның 5 апреле, чәршәмбе

2023 елның 05 апрелендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы башлыгы Марина Егорова Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының Усад авыл җирлегендә халыкның куллану белемен арттыруга юнәлдерелгән гражданнарны шәхси кабул итү үткәрде.

Чара кысаларында сатып алучыларга товарлар һәм сатучы турында нинди мәгълүмат тапшырылырга, сатыла торган товарларга бәяләр ничек рәсмиләштерелергә, товарларның билгеләнгән таләпләргә туры килүе нинди документлар белән расланырга, ышанычлы үлчәү җиһазлары булу зарурлыгы турында да сүз барды.

Халыкка сыйфатсыз товарлар сатып алу, хезмәт күрсәтүдә кимчелекләрне ачыклау белән бәйле сорауларга җаваплар бирелде. Моннан тыш, кулланучының товарларның кимчелекләренә карата таләпләр кую срокларын, тиешле сыйфатлы товарны алыштыру тәртибен һәм башка күп сорауларны аңлаттылар.

Чара барышында катнашучыларга Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге гамәлдәге законнарны аңлатучы буклетлар таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International