Биектау районында профилактика чаралары уздырылды

2023 елның 6 апреле, пәнҗешәмбе

2023 елның 04 апрелендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәре үз ведомствосы карамагындагы Биектау муниципаль районы территориясендә кулланучылар хокукларын яклау, шулай ук хуҗалык итүче субъектлар белән кулланучыларга хезмәт күрсәтүнең сыйфаты һәм культурасы мәсьәләләренә, халыкның хокукый белмен һәм мәгълүматлаштыру дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлдерелгән чаралар үткәрде.

Катнашучылар Россия Федерациясенең 07.02.1992 елның 2300-1 номерлы «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы Законының төп нигезләмәләре белән танышты.

Кизү тору барышында Казан территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгече катнашучыларга кулланучылар шикаятьләрен һәм мөрәҗәгатьләрен карау тәртибен, сатып алучылар өчен сатучы һәм сатыла торган товар турында кирәкле мәгълүмат булу, бәяләмәләр һәм тәкъдимнәр китабы бирү турындагы таләпләрне аңлатты.

Шулай ук, хезмәткәр социаль әһәмиятле товарларга мониторингын үткәрде. Супермаркетлар мегаполисларда яшәүчеләр өчен гадәти күренеш булса, авылда берничә авыл кибете генә бар, анда кулланучылар азык-төлек һәм башка товарлар сатып алу өчен мөрәҗәгать итәләр. Тәкъдим ителгән продукт ассортиментының киңлеге генә түгел, ә бәяләр дә мөһим, бигрәк тә бу социаль әһәмиятле азык-төлеккә бәяләргә кагыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International