Балтач районы Кече Лыза авыл җирлегендә гражданнарны күчмә кабул итү булды

2023 елның 6 апреле, пәнҗешәмбе

Агымдагы елның 06 апрелендә Балтач муниципаль районының Кече Лыза авылында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы башлыгы Булат Кадыйров һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Гөлназ Шакирова гражданнарны кабул иттеләр. Чара кысаларында алкогольле продукцияне сату һәм кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре каралды.

Очрашу гражданнарны кулланучыларның төп хокуклары белән таныштыру, көндәлек тормышта, үз хокукларын грамоталы яклау ысулларын үзләштереп, кулланучыларның хокуклары һәм законлы мәнфәгатьләре ничек яклануын күрсәтү максатыннан уздырылды.

Чара барышында Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә гамәлдәге законнарга аңлатмалар бирелде. Аннары очрашу әңгәмә формасында узды, аның барышында мәсьәләләр актив тикшерелде. Сатучы белән кулланучы арасында килеп чыккан конкрет бәхәсле хәлләр һәм аларны хәл итү ысуллары каралды.

Кешеләр юридик яктан белемле булсын өчен, территориаль орган хезмәткәрләре тарафыннан «Татарстан кулланучысы хәбәрләре» газетасы һәм файдалы мәгълүмат белән белешмәлекләр таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International