2023 елның 06 апрелендә Кукмара районының Сәрдекбаш авыл җирлегендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы башлыгы Булат Кадыйров һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгече эксперт Илшат Бәдретдинов катнашында алкоголь продукциясен сату һәм кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә гражданнарны күчмә кабул итү булды.
Чара кысаларында сәүдә өлкәсендәге мәсьәләләр күтәрелде, атап әйткәндә: сыйфатсыз товарлар сату һәм төрле ситуацияләрдә аларны хәл итү юллары турында. «Кулланучылар хокукларын яклау турында» Россия Федерациясе законының 07.02.1992 елның 2300-1 номерлы нигезләмәләре, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 31.12.2020 елның 2463 номерлы карары белән расланган сату кагыйдәләре һ.б. нигезендә аңлатмалар бирелде.
Авыл җирлеге белгечләре, шулай ук авыл гражданнары әлеге чараны үткәргән өчен Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы белгечләренә зур рәхмәт белдерделәр.