2023 елның 06 апрелендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре Сәрдекбаш авыл җирлегендә үз эшчәнлекләрен алып баручы сәүдә объектлары хезмәткәрләре өчен кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча укыту семинары үткәрделәр.
Сәүдә өлкәсендәге мәсьәләләр, мисал өчен: сыйфатсыз товарлар сатып алу һәм төрле ситуацияләрне хәл итү юллары турында. Россия Федерациясенең 07.02.1992 елның 2300-1 номерлы «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы Законы нигезләмәләре, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 31.12.2020 елның 2463 ноемрлы карары белән расланган сату кагыйдәләре һ.б. нигезендә аңлатмалар бирелде.
Сатыла торган продукциянең яраклылык вакыты, алкогольле продукцияне, шул исәптән сыра һәм сыра эчемлекләрен сату тәртибе турында мәгълүмат бирелде.