Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы контроль-инспекция бүлегенең 2 разрядлы өлкән белгече Лилия Мурзина Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор Идарәсенең (Татарстан) Бөгелмә, Азнакай, Баулы районнарындагы территориаль бүлегенең баш белгеч-эксперты Розалия Хәсәншина белән берлектә Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районының үзәк китапханәсендә балаларның куллану грамоталылыгын һәм мәгълүматлылыгын арттыру максатларында дежурлык үткәрделәр.
Мәктәп укучылары теманы тикшерүдә актив катнаштылар, белгечнең сорауларына җавап бирделәр һәм үз җавапларында ялгышырга оялмадылар.
Шулай ук кулланучылар хокукларын яклау турында РФ Законының төп төшенчәләре һәм статьялары аңлатылды, РФ Хөкүмәтенең 31.12.2020 елның 2463 номерлы карары турында хәбәр итттеләр. Техник яктан катлаулы товарлар, тиешле сыйфатлы һәм тиешле булмаган сыйфатлы товарлар сатып алганда кулланучылар хокукларын яклауның актуаль мәсьәләләрен, җәмәгать туклануы хезмәтләре күрсәтү, финанс хезмәтләре күрсәтү өлкәсендә кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләрен, товарларны дистанцион сату ысулын һ.б. тикшерделәр, суд практикасыннан мисаллар китерделәр.
Чара ахырында, мөстәкыйль өйрәнү өчен, укучыларга истәлекле бүләкләр, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе тарафыннан нәшер ителгән буклетлар, брошюралар, «Татарстан кулланучысы хәбәрләре» газетасы һәм «Кулланучылар хокукларын яклау» Олимпиадасында катнашучыларның эссе җыентыклары таратылды.