Саба районының Югары Сим мәктәбендә сыйныфтан тыш дәрес үткәрделәр

2023 елның 11 апреле, сишәмбе

2023 елның 10 апрелендә Саба районы Югары Сим урта мәктәбендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре Рөстәм Фәрхуллин һәм Гөлүсә Дәүләтшина 8-11 сыйныф укучылары өчен сыйныфтан тыш дәрес үткәрделәр.

Чараның максаты - кулланучыларга товарлар сатып алу һәм хезмәтләр күрсәтү, шул исәптән финанс хезмәтләре алуда аларның хокукларын һәм бурычларын аңлату. Дәрес барышында Кулланучылар хокукларын яклау турындагы закон нормалары аңлатылды. Чыгыш кызыксындырган мәсьәләләр буенча телдән консультация белән үрелеп барды, сөйләшү темасына кагылышлы буклетлар, «Татарстан кулланучысы хәбәрләре» газетасы таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International