2023 елның 10 апрелендә Саба районының «Балкыш» тернәкләндерү үзәгендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре үзәккә килүчеләр өчен укыту чарасы үткәрделәр.
Очрашу актив әңгәмә формасында узды. Катнашучыларны күбрәк азык-төлеккә югары бәяләр белән бәйле сораулар кызыксындырды; сыйфатсыз товарларны кайтару һәм алмаштыру турында; кулланучылар тарафыннан дәгъва белдерү ысуллары һәм тәртибе хакында мөрәҗәгатьләр каралды. Дару препаратларында кирәкле мәгълүмат булуга аерым игътибар бирелде.
Барлык катнашучыларга Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә мәгълүмат белән брошюралар һәм буклетлар таратылды.