Саба районы Юлбат авыл җирлегендә гражданнарны кабул итү үткәрелде

2023 елның 11 апреле, сишәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы башлыгы Булат Кадыйров һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы контроль-инспекция бүлеге консультанты Рөстәм Фәрхуллин кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарга һәм алкоголь продукциясен сату өлкәсенә кагылышлы сораулар буенча халыкка консультация ярдәме күрсәтү мәсьәләләре буенча гражданнарны күчмә кабул иттеләр. Чарада Саба муниципаль районы Юлбат авыл җирлеге башлыгы Талип Шәмсиев катнашты. Катнашучылар тиешле сыйфатлы товар алмашканда кулланучының хокукларына, техник яктан катлаулы товарларны кире кайтару срокларына кагылышлы мәсьәләләргә тукталдылар һәм түләнгән товарны китерү срогын бозган очракта сатучы өчен нинди нәтиҗәләр булачагын ачыкладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International