Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәре Алина Виноградова 9-10 сыйныф укучылары өчен Татарстан Республикасы Мөслим муниципаль районының «Мөслим лицее» МББУда кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә профилактик чара үткәрде.
Очрашуның максаты - тыңлаучыларны Россия дәүләтендә кулланучының хокукый статусы һәм «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законы нигезләмәләре белән таныштыру, кулланучының үз-үзен тотышы культурасын тәрбияләү, хокукый грамоталылыкны арттыру, практик мәсьәләләрне хәл иткәндә үз белемнәрен куллану.
Гамәлдәге законнарны аңлатканнан соң, сатып алучыларның шикаятьләрен һәм мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе турында аңлатмалар бирелде, конкрет мисалда сатучы белән сатып алучы арасында килеп туган конфликтлы ситуацияләрне хәл итү тәртибен тикшерделәр. Үзләштерелгән материал буенча викторина үткәрелде, блокнотлар тапшырылды һәм тугыз тема буенча белешмәлекләр таратылды.