Сәүдә объектында семинар-уку уздырылды

2023 елның 13 апреле, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгече Нурлат шәһәренең сәүдә объектында кибет хезмәткәрләре өчен семинар-уку үткәрде. Сатучыларга «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законы нормалары һәм РФ Хөкүмәтенең 31.12.2020 елның 2463 номерлы карары белән расланган ваклап сату-алу килешүе буенча товарлар сату кагыйдәләре аңлатылды, шул исәптән мәгълүмат стендында кулланучылар өчен кирәкле мәгълүматны урнаштыру, сатыла торган азык-төлек товарларына бәяләрне дөрес рәсмиләштерү һәм урнаштыру тәртибе аңлатылды. Төп басым сатыла торган азык-төлек товарларының сыйфатын раслаучы документлар булуга ясала.

Чара барышында сәүдә челтәрендә җитештерелә торган азык-төлек товарларының сыйфаты, товарларның социаль әһәмиятле төркемнәренә бәяләр һәм тәкъдим ителгән өстәмәләр мәсьәләләре каралды.

Сатып алучылар исә үз сорауларына җавап алырга мөмкинлек алдылар. Моннан тыш, чара барышында кулланучыларга Кулланучылар хокукларын яклау тематикасына багышланган төрле буклетлар тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International