Бүген сатып алучылар үз хокукларын бик яхшы беләләр һәм бу белемнәрне практикада уңышлы кулланалар. РФ Законының «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы нигезләмәләрендә сатып алучының теге яки бу ситуацияләрдә нәрсәгә дәгъва итә алуы, ә сатучының гамәлдәге закон нормаларын үтәве һәм бозмавы җентекләп тасвирлана.
Һәр бәхәстә үзен лаеклы тотар өчен, һәр җаваплы граждан сатып алучының һәм сатучының нинди хокукларга ия булуын белергә тиеш.
Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә РФ законнары нормаларын, шулай ук РФ Хөкүмәтенең 31.12.2020 елның 2463 номерлы карары белән расланган товарларны сату кагыйдәләрен аңлатып, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы хезмәткәре тарафыннан Алабуга муниципаль районының «Бристоль» кибете челтәрендә чара уздырылды.