Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгече тарафыннан «Тандер» АҖнең «Магнит» сәүдә объектында сатучылар өчен сәүдә һәм кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча укулар үткәрелде.
Кулланучылар хокукларын яклау турындагы закон нигезләрен һәм товарларның төрле төрләрен сату кагыйдәләрен өйрәнү буенча мондый практик дәресләрнең максаты - сатучылар белән сатып алучыларның үзара мөнәсәбәтләрен көйләүче төп норматив документлар белән танышу һәм аларны практикада куллану күнекмәләрен алу.
Анда катнашучыларга сәүдә кагыйдәләре, РФ «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы Законы нигезендә аңлатмалар бирелде. Сатыла торган товарларга һәм кулланучылар почмагына бәяләрне рәсмиләштерү кагыйдәләре, сатучы һәм товарлар турында мәҗбүри һәм ышанычлы мәгълүмат булу, оешманың элмә тактасы һәм товарлар турында рус телендә мәгълүмат булу, товарларның яраклылык срокларын һәм саклау шартларын күзәтү турында консультацияләр бирелде.