Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәре К(И)ФУның 3 курс студент-логистлары белән «Кулланучылар хокукларын яклау турындагы Законны гамәли куллану» дигән темага семинар үткәрде.
Әлеге чараны үткәрүнең төп максаты - компанияләрнең булачак хезмәткәрләренең, сәүдә, халыкка хезмәт күрсәтү һәм ваклап сату өлкәсендә компетентлык дәрәҗәсен арттыру.
Шулай ук кулланучыларның нигезсез дәгъваларына, кулланучылар экстремизмын профилактикалау ысулларына юридик яктан грамоталы каршылык күрсәтергә мөмкинлек бирүче белем һәм күнекмәләр алу.
Катнашучыларга Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге мөнәсәбәтләрне җайга салучы законнар һәм норматив актлар турында мәгълүмат бирелде.
Түбәндәге актуаль сораулар каралды:
- сыйфатсыз товар сатылган очракта кулланучы хокуклары;
- сату-алу килешүеннән баш тарту һәм аның нәтиҗәләре;
- техник яктан катлаулы товарларга карата дәгъва белдерү үзенчәлекләре;
- касса (товар) чегы булмау нәтиҗәләре, шул исәптән тиешле сыйфатлы товар алмашу очраклары өчен дә;
- сыйфатны тикшерү һәм экспертиза үткәрү, кимчелекләрнең булуы һәм килеп чыгу сәбәпләре турында бәхәсләр булган очракта гамәлләр;
- эре габаритлы товарларга карата дәгъва белдерү үзенчәлекләре (алмаштыру, ремонт һ.б.).
Чара ахырында барлык катнашучыларга кулланучылар өчен белешмәләр таратылды.
Казан территориаль органы кулланучылардан сорауларны түбәндәге телефон буенча кабул итә: 277-94-96, тел. 278-91-95, (Казан шәһәре, Х. Такташ ур., 94).