Үзәк базарда кизү тору оештырылды

2023 елның 18 апреле, сишәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре тарафыннан Казан шәһәре, М.Межлаук урамы 13 адресы буенча урнашкан «Үзәк базарда» кулланучылар өчен кизү тору үткәрелде.

Кизү тору вакытында Кулланучылар хокукларын яклау һәм сәүдә кагыйдәләрен үтәү өлкәсендә гамәлдәге законнарны үтәү мәсьәләләре буенча сатучылар һәм сатып алучылар консультация алды: «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 1992 елның 7 февралендәге 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законының төп нигезләмәләре, аерым товарларны сату кагыйдәләре, РФ Хөкүмәтенең 2020 елның 31 декабрендәге 2463 номерлы карары.

Чара кысаларында катнашучыларга Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә гамәлдәге законнарны аңлатучы буклетлар таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International