Кулланучылар хокукларын ышанычлы яклауны оештыру эшчәнлегенә бәйле дәүләт органнары системасында җирле үзидарә органнары аерым урын алып тора. Нәкъ менә алар халыкның яшәү урыны буенча Кулланучылар хокукларын яклауны оештыруны үз өстенә ала да инде. Җирле үзидарә органнарының кулланучылар хокукларын яклау буенча вәкаләтләре алар тарафыннан «Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә гамәлгә ашырыла.
Практик, методик һәм консультатив ярдәм күрсәтү кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгече Алексеевск муниципаль районы белгечләре өчен укыту семинары үткәрде.
Чара кысаларында «Кулланучылар хокукларын яклау турында» Россия Федерациясе Законының төп нигезләмәләре, ваклап сату-алу килешүе буенча товарлар сату кагыйдәләре һәм Россия Федерациясендә халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү кагыйдәләре каралды.
Мондый семинарлар белем бирү һәм кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләрендә хезмәткәрләрнең хокукый белемен арттыру белән беррәттән, киләчәктә халыкка кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча турыдан-туры мәгълүмат бирергә, кулланучыларга аларның хокукларын конкрет бозулар буенча оператив рәвештә консультация бирергә генә түгел, ә муниципаль районда кулланучыларның законлы мәнфәгатьләрен яклауны гамәлгә ашыру буенча җирле үзидарә органнары эше турында да сөйләргә мөмкинлек бирә.