Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы белгече Г.Р. Гарипова ИП (Әтнә районы) объектында сәүдә һәм кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә сатучылар өчен укыту семинары үткәрде.
Чара барышында РФ Хөкүмәтенең «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы 31.12.2020 елгы 2463 номерлы карары, РФ законының 07.02.1992 елгы 2300-1 номерлы сәүдә кагыйдәләренең төп нигезләмәләре аңлатылды. Чара ахырында товарлар һәм хезмәтләр турында мәгълүмат белән брошюралар һәм буклетлар таратылды.