«Модное детство» кибете сатучылары өчен семинар-уку оештырдылар

2023 елның 20 апреле, пәнҗешәмбе

Халыкның хокукый белемен арттыру һәм кулланучылар базарында хокук бозуларны кисәтү максатыннан, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгече Әлки районы Базарлы Матак авылында ачылган «Модное детство» балалар киемнәре кибете сатучылары өчен семинар-уку үткәрде.

Чара барышында сатучыларга балалар киемнәрен ваклап сату эшчәнлеген җайга салучы норматив актлар аңлатылды. Бу - Россия Федерациясенең 07.02.1992 елгы 2300-1 номерлы «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы Законы һәм Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 31.12.2020 елгы 2463 номерлы карары белән расланган ваклап сату-алу килешүе буенча товарлар сату кагыйдәләре.

Югарыда күрсәтелгән норматив актларның мәҗбүри таләпләре нигезендә, балалар киемнәрен сатканда сатучы кулланучыга сатыла торган товарлар һәм аларны җитештерүчеләр турында кирәкле һәм ышанычлы мәгълүматны вакытында бирергә тиеш.

Моннан тыш, мәгълүмат стендында кирәкле документлар булу, тиешле сыйфатлы, алмаштырылырга тиеш булмаган товарлар исемлеге турында консультация бирелде. Төп басым сатыла торган товарларның сыйфатын раслаучы документлар булуга ясала.

Чара барышында сатучыларга кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә төрле тематикалы белешмәлекләр һәм «Татарстан кулланучысы хәбәрләре» газетасы номерлары тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International