Яз - орлык утырту вакыты

2023 елның 24 апреле, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына гражданка С. ел саен базарда сатып алына торган орлыкларның сыйфатына шикаять белән мөрәҗәгать итте. Хатын базардан борыч орлыклары сатып алган, тартмага утырткан, әмма үсентеләрне ул көтеп ала алмаган. Сатып алучы, тәҗрибәле бакчачы, орлыкларның сыйфатсыз булуына шикләнә. Сатып алучыга мондый товар сатып алу буенча киңәшләр бирелде.

Орлык сатып алуны бары тик махсус кибетләрдә яки тикшерелгән тәэмин итүчеләрдән генә башкарырга кирәк. Уңыш фотолары салынган пакетларның төсләренә һәм җимешләрнең рекламасына - кызыклы тасвирлануына түгел, ә бу товар турында мәгълүматка игътибар итәргә кирәк. Орлык пакетында түбәндәгеләр күрсәтелергә тиеш:

- орлык җитештерүче яки импортлаучы оешманың исеме һәм адресы,

- кулҗтураның исеме,

- орлык сортлары,

- стандартны билгеләү,

- орлыкларның сортлы һәм чәчү сыйфатларына техник шартлар,

- партия номеры,

- орлык саны яки граммнарда авырлыгы,

- орлыкларның төрү датасы һәм аларның яраклылык вакыты, кайвакыт орлыкларның шытып чыгу процентын күрсәтәләр.

Сүз уңаеннан, орлык утыртылганнан соң пакетны ташларга кирәкми, чөнки аның буенча шул ук партиядән сорт сайларга яки шытып чыкмаган очракта җитештерүче фирмага дәгъва белдерергә мөмкин.

Орлык пакетында бернинди дә мәгълүматның булмавы бу орлыкларга билгеле бер дәрәҗәдә саклык белән карарга кирәклеген күрсәтә.

Әгәр орлыклар сыйфатсыз булып чыкса, кулланучы сатучыга язма дәгъва җибәрергә хокуклы, анда сатып алучының мәгълүматлары, мөрәҗәгать итү сәбәбе һәм таләпләре мәҗбүри рәвештә күрсәтелергә тиеш. Дәгъвага җавап ун көн эчендә бирелергә тиеш. Кулланучы таләпләрен үтәмәгән очракта, ул ирекле рәвештә судка мөрәҗәгать итәргә хокуклы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International