Кулланучылар белеме дәресләрен «Кама» сәүдә үзәгендә үткәрделәр

2023 елның 25 апреле, сишәмбе

Чаллы территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре «Кама» сәүдә үзәгендә сәүдә һәм хезмәт күрсәтү өлкәсендә эшчәнлек алып баручы гражданнар һәм шәхси эшмәкәрләр белән профилактик чара үткәрделәр.

Эшмәкәрләргә һәм сәүдә нокталары сатучыларына РФнең 07.02.1992 елгы 2300-1 номерлы «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы Законының төп нигезләмәләре аңлатылды, аңа ярашлы рәвештә сатучы кулланучыга сыйфаты, килешүгә туры килгән товарны тапшырырга тиеш. Килешүдә товарның сыйфаты турында шартлар булмаганда, сатучы кулланучыга гадәттә куелган таләпләргә туры килгән һәм мондый төр товар гадәттә кулланыла торган максатлар өчен яраклы товар тапшырырга тиеш. Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2020 елның 31 декабрендәге 2463 номерлы карары аңлатылды.

Чара барышында кулланучылар базары өлкәсендә сатучыларны гына түгел, сатып алучыларны да кызыксындырган мәсьәләләр каралды. Барлык катнашучылар да белгечләрнең квалификацияле җавапларын ишетергә мөмкинчелек алдылар.

Чара кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе тарафыннан эшләнгән кулланучылар мөнәсәбәтләре өлкәсендәге актуаль темаларга мәгълүмати белешмәлекләр таратылды.

Белгечләр шәһәр халкын үткәрелгән чараларда катнашырга һәм кулланучылар буларак үзләренең хокукый белемнәрен арттырырга чакыра. Моннан тыш, консультация сорап «Кайнар линия» телефонына мөрәҗәгать итәргә мөмкин: 8(8552) 71-43-03.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International