«Белемле кулланучы» акциясе дәвам итә

2023 елның 28 апреле, җомга

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре «Белемле кулланучы» акциясен дәвам итеп, шәһәрнең иске өлешендәге 10 комплекста яшәүчеләрнең игътибарын җәлеп итте. Белгечләр төрле темаларга мәгълүмати белешмәлекләр һәм буклетлар тараттылар:

- «Орлык сатып алабыз: кулланучыга нәрсә белергә кирәк»;

- «Дәгъваны ничек дөрес төзергә»;

- «Тукыма, трикотаж, күн һәм тире товарлары һәм аяк киеме сату үзенчәлекләре»;

- «Кулланучылар кредиты (заем) килешүен төзегәндә бурычны коллекторларга тапшырудан баш тарту хокукы турында »,

- «Түләүле нигездә белем бирү хезмәтләре алу»,

- «Парфюмер-косметик продукцияне маркировкалау».

Шулай ук татар телендә дә буклетлар таратылды:

- «Алыштырырга ярамаган тиешле сыйфатлы азык-төлек булмаган товарларсемлеге»;

- «Телефон сатып алганда кулланучылар хокуклары»;

- «Аяк киемен сатып алганда кулланучылар хокуклары».

Барлык тарату мәгълүматлары Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе тарафыннан «2014-2025 елларга Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү» 6 нчы дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында эшләнгән. Буклетларда киң мәгълүмат бар (РФ Законының 07.02.1992 елгы 2300-1 номерлы «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы, «Закон»дагы статьялардан өзекләр), Бу кулланучыга Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә үзен кызыксындырган мәсьәлә буенча тиз җавап алырга һәм куелган бурычны нәтиҗәле хәл итәргә, үз хокукларын якларга мөмкинлек бирә.

Акцияне үткәрү максаты – Яр Чаллы шәһәре халкының кулланучылар белемен арттыру, ә нәтиҗәдә - белемле кулланучы, «закон»ның ышанычлы кулланучысы, үзенең законлы хокукларын яклый белүче, гаделлеккә ирешә белүче кулланучы булачак. Өлкәннәр һәм балалар акциядә бик теләп катнаштылар, белгечләр белән киңәшләштеләр, чара оештырган өчен рәхмәт белдерделәр, ә белгечләр үз чиратында кулланучылар базары өлкәсендәге барлык сорауларга квалификацияле җаваплар бирделәр.

Эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре тарафыннан шәһәрнең башка микрорайоннарында, шулай ук Яр Чаллы территориаль органы карамагындагы районнарда шундый ук акцияләр үткәрү  планлаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International