Сарман муниципаль районының «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә «Грамоталы кулланучы» дигән хокук сәгате узды. Очрашу барышында катнашучылар Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәреннән кулланучының кем булуы һәм аңа «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законы нинди хокуклар биргәнлеге турында мәгълүмат алдылар. Барысы да үзләренең куллану хокуклары турында белделәр, шулай ук төрле товарлар сатып алганда кыенлыклардан саклану өчен берничә гади кагыйдәне үзләштерделәр. Кулланучылар хокуклары өлкәсендә билгеле бер белемнәр алгач, очрашуда катнашучылар төп сорауларга җаваплар алды, закон статьялары турында фикер алыштылар, сатып алынган товарның җитешсезлеге ачыкланса, кулланучының нинди хокуклары барлыгы турында фикер алышулар белән белемнәрен ныгыттылар.
Җиңү Көне - илебезнең һәр кешесе өчен мөһим һәм дулкынландыргыч бәйрәм, без аны Ватанны саклаучыларның, фронтта һәм тылда фидакарьлек, батырлык күрсәтеп, күптән көтелгән Бөек Җиңү көнен якынайткан һәркемнең истәлегенә һәм тирән хөрмәт йөзеннән билгеләп үтәбез. Түбән Кама территориаль органы хезмәткәре Кадрия Вәгыйзова катнашучыларны бәйрәм белән котлады һәм аларга сәламәтлек, бәхет, тыныч күк йөзе һәм яхшы киләчәккә бетмәс-төкәнмәс ышаныч теләде.