Балтач муниципаль районының Балтач шәһәрчеге ярминкә мәйданында һәр пәнҗешәмбе Татарстан Республикасының җирле җитештерүчеләре продукциясе ярминкәсе уза.
Ярминкәнең максаты - җирле җитештерү продукциясе товарларын алга җибәрү, шулай ук кече бизнеста катнашучыларга ярдәм итү. Һәр атна саен ярминкәдә үз продукциясен «Икмәк» ПБ, КФХ «Закиров Р.М», «Җәмәгать туклануы» ПБ, «Бәхет» ҖЧҖ, «Каймак» кибете, «Арча» ҖЧҖ тәкъдим итә. Ит һәм колбаса продукциясенең киң ассортиментын «Пестречинка» китерә.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре Гөлназ Шакирова ярминкә кысаларында кулланучылар өчен акция үткәрде, аның барышында Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә аларның төп хокуклары, аларга сыйфатсыз товар сатылган очракта, ничек хәл итәргә кирәклеге аңлатылды.
Чарада катнашучылар территориаль орган хезмәткәренә үткәрелгән чара өчен рәхмәт белдерделәр. Чаралар барышында барлык катнашучыларга кулланучылар өчен белешмәлекләр, кулланучылар хокукларын яклау буенча мәгълүмати-агарту буклетлары таратылды.