«Кулланучы әлифбасы» дип аталган танып белү чарасы уздырдык

2023 елның 4 мае, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре Түбән Кама районы Башкарма комитеты белгечләре белән берлектә «Ялкын» ишегалды клубы тәрбияләнүчеләре өчен «Кулланучы әлифбасы» дигән танып белү чарасы үткәрделәр. Чара барышында катнашучылар дөньяда кулланучылар хокукларының барлыкка килү тарихын, 1992 елның 7 февралендә Россия Федерациясендә кабул ителгән «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы законның төп төшенчәләрен белделәр. Эконом-дәрес берничә конкурсны үз эченә алган иде: кулланучылар лингвистикасы буенча ребуслар чишү, символларны уку, әкият геройларының хокукларын яклау, «Нәрсә артык?» дигән викторина.

Мәктәп укучылары зур кызыксыну күрсәттеләр һәм биремнәрне үтәүдә актив катнаштылар.

Хәзерге вакытта Интернет аша сатып алу безнең тормышны уңайлырак итте, ләкин медальнең кире ягы да бар. Һәркем дә интернет-мошенниклар турында ишеткәндер. Буклетлардагы киңәшләребез интернетта ничек мөмкин кадәр куркынычсыз сатып алулар башкарырга икәнен аңларга ярдәм итәчәк. Кулланучылар базарының төрле темаларына багыншланган буклетлар ишегалды клубы вәкилләренә тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International