«Магнит» кибетендә консультация эшен үткәрделәр

2023 елның 4 мае, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре атна саен шәһәрнең сәүдә объектларында халыкның хокукый белемен арттыру өчен кулланучылар һәм кибет сатучылар белән консультация эше алып баралар. Әйтик, агымдагы атнада 24 исемдәге социаль әһәмиятле азык-төлек товарларына бәяләрне мониторинглау барышында хезмәткәрләр «Магнит» кибетендә профилактик чара үткәрделәр.

Азык-төлек товарларының кимчелекләрен ачыклаганда кулланучылар хокуклары мәсьәләләре; сатып алучыларны товар бәясе турында ялгыш фикергә кертү белән бәйле мәсьәләләр күтәрелде. «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы Законның 10 статьясына ярашлы рәвештә, җитештерүче (башкаручы, сатучы) кулланучыга товарлар (эшләр, хезмәтләр) турында кирәкле һәм ышанычлы мәгълүматны, шул исәптән товарны сатып алу бәясе һәм шартлары турында мәгълүматны вакытында бирергә тиеш.

Белгечләр «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы 07.02.1992 елгы 2300-1 номерлы РФ Законының төп статьяларын һәм РФ Хөкүмәтенең 31.12.2020 елгы 2463 номерлы Карарын аңлаттылар.

Чарада катнашучыларга кулланучылар базары өлкәсендәге сорауларга квалификацияле җаваплар бирелде, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе тарафыннан эшләнгән кулланучылар өчен мәгълүмати белешмәлекләр таратылды.

Эшмәкәрләр һәм сәүдә объектлары җитәкчеләре, кулланучылар кебек үк, кулланучылар базары өлкәсендә барлыкка килгән барлык мәсьәләләр буенча кайнар линия телефонына мөрәҗәгать итә ала: 8(8552)71-43-03.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International